Тәүбә (покаяние)

Тәүбә (покаяние)

 

Выступление Верховного муфтия Талгат Сафа Таджуддина в Булгарах
 

Бисмилләһир - Рахмәәнир - Рахиим!

Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмиин.

Вәс-сәләтү вәс-сәләмү гәлә расүлиһи Мөхәммәдин вә гәләә әлиһи вә әсхәбихи әҗмәгин.

   Галәмнәр тәрбиячесе Аллаһы Раббыбызга һәм дә сәнә Пәйгамбәребез Мөхәммәд-аль-Мостафа (с.г.в.) хәер - дога сәламнәребез, өммәтең дигән күңелләребездән туктаусыз салават шәрифәләребез булса иде.

   Менә монда – Изге Болгарда Рәсул Әкрам с.г.с. - нең безнең дөнья - ахирәт бәхетебезне кайгыртып җибәргән өч сәхәбәләрен – Зубаир ибн Җагда, Абдурахман ибн Зубаир, Усман ибн Талха хәзрәтләрен. Берсе менә шушында, безнең басып торган урыннарда күмелгән. Монда килгәннән соң да егерме биш ел яшәп милләтебезгә, халкыбызга Аллаһның сүзен җиткереп гомер итеп, мәңгелек сәфәргә ахирәткә шушыннан күчкән. Монда килдек икән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең, аның сәхәбәләренең эзеннән барырга теләгебез зур, Раббым Аллаһ, ярдәм бирсәң иде. Гөнаһларыбыздан арындырсаң иде дип, килүебез мөбәрәк булсын. Рәсул Әкрам с.г.с. : «Минем сәхәбәләрем караңгы төндәге йолдызлар шикелле. Кайсысына гына иярсәгез дә хидәят юлына баскан булырсыз, Аллаһның рәхмәте сезгә төшкән булыр, һичшиксез җәннәткә бу юл сезне итәчәк», - дип Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте. Без бу дөньяда әле, кайчан әҗәлебез җитәчәген белмибез. Әллә кайтканда, Аллаһ үзе сакласын, сау - сәламәт барыбызга кайтып җитүләрне Аллаһ насыйп итсен. Әллә иртәгә, әллә киләсе елга, әллә тагын утыз - кырык елдан, беребез дә белми. Берәр кемнең справкасы булса, тагын унбиш ел, егерме ел яшим дип, күрсәтсен. Бер кило алтын бирәм шуңарга. Шуның өчен дә дөньяда яшибез, барысын күрдек. 70 елдан артык, 77 ел буена безгә маймылдансыз, нәселегез маймыл, атагыз – маймыл, анагыз – маймыл. Маймыл булып яшәгез. Ишетеп торасыз бит. Шуларны күрә, күрә – ишетә, ишетә зар булдык. Туктале. Болгар бабаларыбыз ничек яшәгән? Ничек гомер кичергәннәр? Ничек итеп алар мең дүрт йөз елдан артык туган илләрен дә, туган телләрен дә, газиз ватаннарын да ничек итеп саклап гомер иткәннәр? Атом бомбалары юк иде, ракеталары да, танклары да юк иде. Хан- Батый килеп шушында изге Болгарыбызны тетеп бетергәннән соң да милләт бетмәде, сүнмәде, Аллаһ юлыннан бизмәде. Ундүрт мең ярым мәчетләребезне Сталин заманында җимергәннән соң да, әле дә рәтләп урысча сөйләшә белмибез, марҗалар безне яратса да. Шулаймы? Монда эзне онытмадык, балаларыбыз да, оныкларыбыз да шунда юлны хәтерләреннән чыгармасалар иде. Бер дөнья да безнең илдәге шикелле итеп динсезлекне тагырга маташкан ил булганы юк. Шуңарга күрә ул камыштан ясаган түбә шикеле итеп тетелеп бетте. Тетелеп бетте бөтенләй, исемсез калды. Без калдык! Йөз кырык миллион. Шуннан мөселманнары егерме миллион – егерме бер дер инде. Аллаһ бирсә, ел саен миллионга артыйк, тик ятмагыз егетлер. Апалар, кызлар сез дә рәнҗемәгез. Миллионга артыйк ел саен. Миллион кеше елына Руссияда үлә. Без тырышыйк, берәүләр эчеп ятса. Эчүдә, наркотикларда, тәмәкесендә, азгынлыгында берәүләрне уздырырга тырышмыйк. Лучше арттарак калыйк. Лучше шешәсен сдавать итәргә дә тормыш итәргә. Аракы эчеп, дуңгыз ашап, саташып йөргәнче. Бөтен дөнья көләчәк: үзе Әхмәд, үзе Мәхмүд, кайсысы Мөхәммәд дә кулында шешә я пиво, ашаганында дуңгызмы, сыермы, кәҗәме, анысын да аермый. Кайсы тәти, кайсы юк икәнлеген аерырга бик маташа. Бөтенбезнең күңелебезгә ниятне, сүзне, эшләгән эшебезне күңелләребезгә салучы Аллаһ. Беркем белән талашасы юк, беркемне сүгәсе юк. Беркемнең гайбәтен чәйнәсе юк, яла ягасы юк. Тикшереп подъездлар төбендә чәйнәп утырасы юк. Моң - зарың булса, берәр нәрсәдән риза булмасаң, кил намазлыкка. Кыйблага юнәл, ике рәкагәтеңне укы да сора Аллаһтан. Сораган вакытта да: «Йә һәй, йә кәйум, йә зәл дҗәләли үәл икрам. Әс-әлүкә, әнтухийә, кәлби, вә күлүбә әhли, вә күлүбә дҗамиги халкыккә, бинури мәгрифәтикә әбәдә». Иман китереп, мәңге бар. Көч - куәт, көдрәт иясе Раббым Аллаһ, сорыйм синнән, тилмереп сорыйм. Минем йөрәгемне, бәгъремне яшәтсәң иде, терелтсәң иде. Туганнарымның, якыннарымның җир йөзендә, бөтен галәмдә Yзең бар иткән бәндәләрнең, мәхлүкләрнең, бөтен халыкның күңелләрен Yзеңне чын тану нуры белән тергессәң иде. Йә Аллаһ. Йә Аллаһ. Йә Аллаһ. Синнән башка Тәңре юк. Җир – күкләрне гаҗәп итеп сокланырлык яраткан Раббым Аллаһ.

   Шушы доганы укыйсың икән, шул вакытта һичшиксез Аллаһ Раббул Гыйзза кабул итеп синең дога бәрәкәтең дә, үзеңне дә, бала-чагаларыңны да, туганнарыңны да, күршеләрне дә, шул доганың бәрәкәтен бөтен җир йөзендәге бәндәләргә җиткерелә. Талашасы юк һич. Безнең хуҗа бар. Юк, дип уйлаганнар, аларның да хуҗасы бар. Кем икәнлеген танымыйлар гына. Мескеннәр. Шуңа күрә дә аларны да кызганып, кыйнап түгел, сүгеп түгел, үгетләп, матур киңәш әйтеп, аны да тыңламаса үрнәк күрсәтергә кирәк изге эштә. «Әй, бу чукынган инде, ә бу алкологик инде, бу фәлән инде»,- дип торасы юк. Чөнки шулай сүккән саен шайтанга куәт кенә биргән буласың. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләре белән бара. Берәү аунап ята җир кырыенда, исергән. Сүгә башлыйлар: «Әй, бәдбәхет, дуңгыз булган, чамаламаган. Монда барып яткан».

   Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Иблискә ярдәм итмәгез инде. Шулай сүгү белән шайтанга гына ярдәм итәсез. Тагын да шул чокырдан чыгалмаслык хәленә килә». «Йә, Расул Аллаһ! Син моны гаеп итмисеңмени?»- ди сәхәбәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Эчкәнен, эшләгән эшен гаеп итәм, үзен юк» - ди. Ярдәм итегез. Сөйрәп чыгар шул чокырыннан. Айныганчы кара. Салкын су беләнме, берәр җылырагы беләнме өстенә сип, киемнәрен алмаштыр, пахмель вакыты үтте икән, сөйли башла, аннары ашат, эчерт, аннары үгетеңне сөйлә: «Кардәшем, күрәсеңме, хурга кала яздың. Ярый әле мин алып киттем, ә вытрезвительгә эләксәң, нишләр идең?» Моңарда гына түгел, бөтен бозыклыкларда, нинди азгынныклар бар икән, җыйнаулашып без аңарга тотынсак. «Әй, бу атасы да шундый, бабасы да шундый» – дип, кире борылып китмәскә. Ул бәгырь җимешләр бөтенесе безнең милләттәшләребез, бөтенесе безнең балаларыбыз. Бер - беребезгә ярдәм итәргә тиешле.

   Антарктиданы беләсезме? Пингвиннарны телевизордан күргәнегез бармы? Шунда пингвиннар балык тотарга, балаларны ашатырга, ризык алып килергә диңгезгә китсә, бөтен пингвиннар калган балаларны бөтенесен чорнап алалар да, җил дә тидермиләр, саклап торалар таралмасын дип, ата - аналары килгәнче. Аннары үзләре китә. Ата - аналары монда кала. Неужели без, шул пингвиннан да хуже. Рәтләп чаба да алмый. Чаба башлый да, аннары корсагы бар, чаба алмый, корсагында шуып бара. Шуңардан да ким мени без? Бер - беребезгә ярдәм итешә алмыйбыз мени? Өйдә, йортларыбызда балаларга Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканча намазны 7 яшеннән куша башлап, унга җиткәнче инде мәҗбүр итеп, азапланып, азапланып балаларыбызны үстерәбез. Аллаһны танытырга тырышабыз. Намазларын, рузаларын, тәүфыйклы, тәрбияле итеп булуларын. Урамга чыгып китте, мә сиңа. Алар чорнап алалар да көлә башлыйлар, хурлый башлыйлар. Ә бөтенебез бергә торган җыйнаулашып булсак, бу хәл булмый. Элекке вакытларда авылларда хәтта гармун уйнап барган егетләр дә мәчеткә йөргән бабайны, я муллаларны күрә торган булса, гармунны артына яшерә иде», – дип сөйлиләр әби – бабайлар. Алар ялганламый. Бер-беребезгә ярдәм итәргә, анда да сүгеп түгел: «Бәпкәм, дөрес итмисең. Әти-әниең дә, әби-бабаң да күркәм кешеләр иде, болай итә күрмә, ялгыша күрмә», - дип, балаларга да үгет - нәсихәтне өйрәтергә, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә, яшьләргә мәрхәмәт шәфкатьле булырга тиешбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Бездән түгел, минем өммәтемнән түгел олыларның кадерен танымаса, яшьләргә мәрхәмәт - шәфкатьле булмаса».

   Беренче чиратта хәзрәтләргә, муллаларга дип әйтәсе идем дә, мулла дип әйткәч, ун тәңкә садака бирергә кирәк ди. Сразу эзли башларга тиеш. Шуңа күрә имамнар гына диеп әйтегез. Имамнарга бу беренче кат. Аллаһ рәхмәт итсен, пенсияларда булган, күпме гомер хезмәт иткән хәзрәтләребез, авыл мәхәлләләребездә бер тиенсез хезмәт итеп тора шул пенсиясы белән. Янындагы абыстаеның да мыр - мыр килүенә чыдап. Халыкныкына чыдарсың, абыстайга чыдап кара. Ләкин артларыннан хәзер бу мәчетләрдә, авылларда күпме тырышлык белән хезмәт итеп салынган мәчетләрдә имам булырлык кешеләр юк. Мәдрәсәләрдә, университетларыбызда укыган шәкертләребезне анда җибәрерлек мөмкинчелек юк. Шәһәрләребезгә дә җитеп бетми. Шуның өчен дә хәзрәтләр авылларда, районнарда һәркайсысында үзенең тирәсенә, иң кимендә, өч кеше әзерләп куерга тиеш. Берне генә әзерләсә уйлар, бу миңа көндәш булды дип. Хәзер мине тиз генә озата да урыныма булыр дип. Өчне куерга кирәк, бер – берсе белән маташып ятсын. Арасыннан берсе син дөньядан вафат булгачтын, урыныңа әзер варис бар. Шулай, хәйләсез дөнья – файдасыз, ди. Бөтенесе мин калам дип уйлый. Бер - берсе белән маташкан вакытта син торасың. Газраил галейһи ссалям килгәнче. Хәзрәтләргә пенсия юк. Аллаһ насыйп итсә, җан тәслим иткән вакыттан кәберләрендә үк җәннәттән пенсия килеп тора, ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Һәркайсыбызга шулай, ә хәзрәтләргә бераз күбрәк. Җәннәткә кергән вакытта тоже ашыкмаска, хәзрәтләр, урысча әйтмешли, «последние». Иң актык керә. Пәйгамбәр (с.г.в.) шулай ди: «Үзенең авылыннан, үзенең шәһәреннән кемне таный, кемне белә мөселман дип, фәрештәләргә сөйләп тора: «Бу бездән: өйләгә килде, иртәнге намазда булды, гаеткә дә килгәли иде, я гаеткә генә килгәли иде, я тегендә мин киоска яныннан үткәндә сеткасында бар иде шешәләр. Нинди икәнлеген белмим, әллә лимонад, әллә коньяк. Ну миңа йөз тәңкә кыстырды дип әйтсә дә аның бу сүзе дәлил иттереп алынып Аллаһ насыйп итсә туп-туры кереп китәчәк. Инша Аллаһ. Бөтенләй аның авылыннан, шәһәреннән, аның районыннан, аның иленнән һәр иманлы кеше кереп бетмичә, хәзрәт, имамнар керми. Ә кергәч Аллаһ насыйп итсә, анда да түр булыр, монда булгач. Бәлешләр генә түгел, гөбәдияләр генә түгел. Барыбызга шуның өчен дә хәзрәтләр тирәсендә, имамнар тирәсендә, имам-мохтәсибләр, ахундлар, мөфтиләрегез тирәсендә, бөтен регионнарда бердәм булып, куәтле булып, дәртле булып Аллаһка кол, Пәйгамбәребез (с.г.в.) гә өммәт булып яшәүләребезне Аллаһ Раббул Гыйзза насыйп әйләсә иде.

   Өммәт сүзен беләсезме ни икәнлеген? Гарәбчә «өм» – әни дигән сүз - ана. Пәйгамбәр галейһи ссалям өммәте дигән сүз. Рәсул Әкрам с.г.с. – нең җәмәгатьләре бармы, Коръән Кәримдә әйтә: «Аллаһның илчесенең җәмәгәтьләре хатыннары сезнең аналарыгыз», - ди. Хәзрәти Хәдичә, Айшә, Сафия - бөтенесе Пәйгамбәребез (с.г.в.) җәмәгатьләре безнең әниләребез. Пәйгамбәр шулай булгач кем була? Безнең атабыз була, Адәм галейһи сәлләмнән соң. Без шуның өчен аның өммәте. Бер анадан туган шикелле итеп булырга тиешле. Бер-беребезне кимермәскә дөнья малы өчен, юк - бар нәрсә өчен. Әти - әни вафат булды да менә миңа ул өйдән урын калмады. Аңарга ике кәҗә артыграк килде дип, талашып утырмаска. Үтә дә бетә ул. Кәҗәсе дә, сыеры да, башкасы да. Ашыйсың да бәдрәфкә барып бушатасың. Безгә бүленәчәк мирас – «Ул иманлы кешеләр зур байлык алачак. Зур мирас алачак. Аллаһның җәннәтен алачаклар алар. Аны бүлүче әни дә, әти дә түгел. Алар да ул мирастан өмет итә. Ул мирасны бирүче Аллаһ. Бу дөньясын бернәрсә – намазны да укымыйча, ураза да тотмыйча, зәкят тә бирмичә, хаҗга да бармыйча, аракыдан да тыелмыйча. Шушы кадәр ямьле дөньяны карагыз - Болгар илен. Дөньяның кайсы ягына гына бара торган булсаң да искиткеч җәннәт мисалы. Күрдегез, яңа салынган мәчетләребезне? Аллаһ насыйп итсә, бер җиде елда бу мәчетебез дә шулай булачак. Ул да Инша Аллаһ күтәреләчәк. Әле бу башы гына Аллаһ насыйп итсә. Аллаһның рәхмәте төште моны башкарып чыккан кешеләргә. Шуның өчен дә Аллаһка кол, Пәйгамбәребез (с.г.в.) – гә чын өммәт булып, ел саен шушында килеп. Безнең былтыргы гөнаһларыбыз калмады теге Болгарга килгән заманыбыздан бирле. Менә шунда килдек, хәзер Тәүбәбезне кылабыз, инде мин килгәнче кирәкләрен Аллаһтан сорагансыздыр, тик утырмагансыздыр, кызу монда дип, фәлән шунда. Кояш астында кызу булса, бүген төндә яңгырны искә төшерегез. Өши яздык. Килгән кунакларыбызга икешәр юрган яптык. Өшиләр. Мин әйтәм: «Өшесәгез, монда кияүгә чыкмаган кызлар күп әле, кияүгә бирәбез дә тиз хәзер җылынасыз».

   Шулай итеп, безнең бит гөнаһны списать итәргә хәзрәткә килеп, аңа нәрсә эшләгәннәреңне сөйләп утырасы юк. Ул дә синең шикелле кеше. «Кара, нишләп йөриләр икән»,- дип ул да чалмасын ташлап, «анда өч тиен зарплатага эшләп йөргәнче, барыйм шунда лимонад сатыргамы, пиво сатыргамы», - дип китәргә может. Ә бүтәннәрдә шулай «батюшкага» сөйлиләр дә, списать итәләр. Безнеке бик ансат. Бер тиенсез, һичбер хәрәкәтсез. Әстәгфируллаһ. Әстәгфируллаһ. Әстәгфируллаһ. Вә әтүбү илейк – дип әйттең икән – «Йә, Раббым Аллаһ, гөнаһларымны ярлыкауны синнән генә сорыйм. Бүтәннәргә әйтә дә алмыйм мин аны. Әни дә белмәсен, әти дә белмәсен. Хатын да, ирең дә белмәсен. Балалар сизә күрмәсен нәрсә эшләп йөргәннәремне. Раббым Аллаһ, гафу әйдә. Ярлыка. Ярлыка. Ярлыка. Ярлыка. Йә, Раббым Аллаһ, белеп кылган гөнаһларымны нишләтим? Бәндәң мин. Атабыз Адәм галейһис саллям, Анабыз Һава. Алар да җәннәттә ялгышып куйды. Күңелдән синнән сорадылар. Аларны кичердең ич. Без кем соң? Синең колларың, сөйгән колың– Мөхәммәд (с.г.в.) өммәтебез колың Адәм атабыз, анабыз Һава балалары ич без. Пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: «Минем өммәтемнән ялгышып, онытып кылган гөнаһлар – бөтенесе дә түгелде» – ди. Шуның өчен, ялгышып берәр нәрсә эшләп куйдың, бетте ул гөнаһ. Онытып намаз калган, йоклап калгансың, я коймак пешерәсең иреңә. Ул дулап тора: «Кая коймак, кая бәлеш, ник көйгән, каймагы кая?» Шул вакытта намазны укып өлгермәдең, онытып калдың. Болары да бетте. Ана шул белмичә кылган гөнаһлар, ләкин белеп кылган гөнаһлар олы. Алардан да Аллаһ Раббым җумләребезне ярлыкаса иде.

   Мөхтәрәм кардәшләр. Әле мин киткәндә анда җыелыш бара. Президентыбыз да, төрле илләрдән килгән мөфтиләр дә киңәшләшеп утыралар. Нәтиҗәсе, бу Болгарда нишләргә дип? Мәчетләр салдык, юллар төзедек, тагын нәрсә эшләргә? Югары Ислам Университетын ачарга. Казан, Уфа ислам университетлары белән бергә, тагын биш университет бар. Шунда соңгы курсны – бишенче курс шәкертләрне бөтенесен бер елга шушында җыеп тәкәмүл укытырга дип тәкъдим итәм. Шушы университетларыбыздан иң шәп остазларны укытучыларны китереп, алар укытсыннар. Бер ел мондагы сынауны үткәннән соң гына, төрле эшләргә билгеләргә. Монда Коръән уку буенча ел саен узышлар ясарга. Аннары спорт ярышлары - шәригатьтә кабул ителгән йөзудән, димәк, бассейннар да кирәк була, мәчет кенә җитми; атыштан – уктанмы, мылтыктанмы; ат менү - монда укыган шәкертләр атка менсеннәр. Атта утыралмагач, мөфти креслосында утыралмас, хәзрәт булалмас ул. Хәзрәт бөтен эштә дә алда булырга тиеш. Гел түрдә булырга тиешле: йөзүдә дә, атуда да, аттә чабуда да. Үзәк диния Нәзарәте Президиумы исеменнән тәкъдим ителде. Без хәзрәтләр белән 21-че майда сөйләшкән идек. Үзәк диния Нәзарәте, Татарстан диния Нәзарәте белән бергә эш итәргә, әхлисунна валҗ Дҗамага юлы белән баруга, бөтен экстремизм, радикализмнарны кырыйга төртеп, ничек ата-бабаларыбыз Аллаһның динен алып килгәннәр ундүрт йөз ел буена, шулай итеп алып баруга ярдәмләшү турында Договор-соглашение төзедек. Аллаһу Акбар!Лә илләһә ил Аллаһу! Аллаһу Акбар! Үә лиллә ил хамд! Нигезе бар. Шушы ике диния нәзарәтеннән Изге Болгар мөфтиятен төзергә быел, рамазан беткәнче. Аллаһ кушса гаеткә хәтле өлгерик. Бу кушылу түгел, бер төпкә җыелу. Тагын башка мөфтиятләр – Мәскәүдә, башка төшләрдә, Үзбәкстан, Таҗикстанда, Кавказдагылар теләсә, алар да кушылсын. Без бөтенесеннән элек, безнең бабаларыбыз Аллаһның динен мисырда Ислам булмаганда, Иракта, Иман (Шам) Шәрифтә ислам булмаган вакытта ук Пәйгамбәр (с.г.в.) исән чагында безнең бабаларыбыз Аллаһка Шөкер Аллаһның дине белән мөшәррәф булдылар. Иң беренчеләрдән мөхәдҗир һәм ансарлардан соң, иң беренче безнең болгар бабаларыбыз Аллаһның динен кабул итте. Шуның өчен башкаларга бераз киңәш тә бирергә хакыбыз бар. Кушылдылар исә, унбишме, егермеме мөфтият, барысы Болгар мөфтиятендә Болгар – Исламиядә әгъза булып, ассоциированный член булып керәсе килсә керер, чыгасы килсә чыгып китсен. Үз эше. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аерылган, җәһәннәм утына гына аерыла» –ди. Бик хәтәр эш ул. Шунда бергә булып. Башлык кем була? Кемнең башы була, шул баш була. Бая мәчетне ачкан вакытында тәкъдим иттек Үзәк диния нәзарәте исеменнән ул мөфтиятнең Болгар мөфтиятенең рәисе итеп, акча эше, администрация эше, мәчетләр, мәдрәсәләр төзү, юллар төзу буенча – рәис итеп эшен күрсәткән кешебез бар – сынауны үткән аксакалыбыз Минтимер Шарипович Шәймиев. Аңарга кылычны тикмәгә генә бирмәдек, бүрекләр киертеп. Ул мөфтиятне дә җитәкләргә тиеш өч кеше. Берсе – председатель – рәис, берсе – Шейхуль – Ислам, берсе – Баш мөфти. Сталин вакытындагы шикелле – тройка. Вакыт шундый. Хәзер тик ятсаң бу Болгарны да сатып бетерергә могут. Авылларыбызны, урманнарыбызны сатып беткән шикелле. Өчәүләшеп – киңәшләшеп, алар янында мөфтиләр хәзер җитмеш җиде. Кунак булып килгән мөфтиләрнең берсе әйтә: «Хәзер инде без дә йөзгә якын. Нәрсәгә кирәк шул хәтле?» - ди. Төркиядә тугыз йөз утыз бер мөфти. Сиксән бере шәһәрләрдә, сигез йөз иллесе авылларда. Төркиягә яраганны, төркиядә җитмеш ике миллионга тугыз йөз утыз бер мөфти, ә безнең 140 миллионга 77 генә. Әз ул, тагы булсын! Менә мондый җыелышлар булган вакытта Болгарда шулай итеп җыелабыз икән – кичтән мөфтиләр җыелсыннар да – киңәшләшсеннәр, халык башын аптыратмасыннар. Үзләре генә сөйләшсеннәр – бер еллык планны төзесеннәр. Халык белән шулай бәйрәм итеп – пылаулар, сарыклар ашагач, җырлагач, яшьләр биесеннәр, балалар уйнасыннар да, аннан соң халык китә. Бөтен мөфтиләр, ахундлар, имам-мөхтәсибләр Болгарда каламы, Казанга барып гостиницаларга кичке ашны ашый да төне буена киңәшләшәләр, ничек итеп мөфтиләрнең киңәшләрен гамәлгә куерга. Ә мөфтиләр Аллаһ сүзен, Пәйгамбәребезнең сүзен һәм дәүләт законы буенча нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый, шуларны план итеп куерга тиеш. Мөфтиләр, ахундлар, мөхтәсибләр районнарга, үзләренең эш урыннарына кайтканнан соң һәрбер мөхтәсиб үзенең районында бөтен имамнарны җыеп, аларга ул планны җиткерергә тиеш. Шул вакытта бернинди вахабистларга да, экстримистларга да, бернинди террористларга да илебездә юл калмый. Бөтен халык белән бердәм булып, динебезнең сафлыгын да, милләтебезнең пакълеген дә саклыйбыз Аллаһ насыйп итсә. Аллаһның ярдәме белән. Бернинди шайтаннардан да, җеннәрдән дә куркып утырасы юк. «Монда Ак Барсларны куябыз» - дип әйтәләр. Куйсыннар, шундый мәчетләрне салган кешеләргә өчәрне куйса да ярый. Мин монда Талгат булып сөйләмим. Мин Шейхуль-Ислам, Баш мөфти булып сөйлим. Нәрсә сөйләгәнемне чамалыйм, Аллаһ каршында иң беренче мин җавап итәм. Сез бөтенегез җәннәткә кермичә, мине кертмиләр. Уаллаһи. Бер имамны да җәннәткә кертмиләр. Бая исегезгә төшердем, бөтен халык кереп бетмичә. Чамаламыйча сөйләргә булмый. Ләкин, җитмеш биш яшенә кадәр туган ил өчен, ватан өчен, дәүләт өчен хезмәт иткән Миңтимер Шарипович уена берәр сүз килгән икән, тикмәгә генә килмәгән ул. Безнең Болгар илендә кабиләләрнең берсе Барсил дип аталган. Юл Барс иле дигән кабилә. Шуның хатирәсеме, күңеленә Аллаһа Тәгалә салган икән, ярый куя, мәчет янына түгел бит. Бүген кем Барска, я Ленинга табыныр дип уйлыйсыз. Кем? Бөтен җир - күкне бар иткән Аллаһны да таныйсы килмиләр әле. Әле монда памятникларга – Барысларга, фәләннәргә карап, чукынып ятучылар булыр дип уйлыйсызмы? Гомердә юк.

   Хәзрәте Гомәр Аль-Акса мәчетенә кергәч, Иерусалимга кергәчтен намаз вакыты җитә. Шунда чиркәү алдында намаз укый. «Эчендә укы», - диләр. «Юк мин инде сезгә комачау ясыйсым килми. Сезнең чиркәүнең намаз укырга бернинди каршылыгы юк» – ди хәзрәте Гомәр. Пәйгамбәребезнең, галийһис саллям, икенче хәлифәсе. Син дә түгел, мин дә түгел. Нәрсәгә укымый чиркәүдә? Ярамый дип түгел. Ярый. Европада чиркәүләрдә беркем юк. Сатып алалар мөселманнар, менә төрек кардәшләребез, башка гарәб илләреннән килгәннәр. Чиркәүләр беркемгә кирәк түгел. Бездә колхоз абзарларын, фермаларын сатып бетергән шикелле, анда чиркәүләрне дә сатып яталар. Хәзрәти Гомәр чиркәү эчендә укымый. «Мин хәзер бу чиркәү эчендә укысам, миннән соң мөселманнар безнең хәлифәбез намаз укыды» – дип - аның аягы монда басты, чыгыгыз моннан», - дип тартып алмасыннар. Шуның өчен укымый. Чыгып чиркәүнең бусагасында намазны укый. «Шушы чиркәүгә табынган шикелле була ич инде» - дип әйтәләр. «Минем ни эшем бар бу ташта. Мин Аллаһка гыйбадәт кылам» - ди.

   Хәзрәтләрнең кайберәүләре әйтә: күңелең дөрес булсын, төшең урыс булса да – ди. Аллаһ белән үз араңны бозма. Аллаһа Тәгалә, шулай булып яшәдең исә, сине беркайчан да адаштырмас, саташтырмас, шайтанга да ияртмәс.

Яндекс.Метрика