Новости и события

3-нче Октябрьда Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Минниханов Чиләбе өлкәсенә килде. Аэропорт "Баландино"да Татарстан башлыгын каршы алдылар; Чиләбе өлкәсенең Губернаторы Михаил Юревич, Россия Федерациясының Федераль Җыелышның агзасы Андрей Ильич Комаров, һәм Чиләбе өлкәсе татарлар Конгрессының рәисе Лена Рафиковна Колесникова.
Чиләбе өлкәсе белән Татарстан Республикасы үзара файдалы, бергәләп хөзмәт итү - экономика ягыннан, фән, сәләмәтлек саклау һәм мәдәният буенча инде күптән элемтәдә. Регионнар бер берсеннән бәйлелектә, ә экономик яктан интегрир. Рөстәм Минниханов Чиләбе өлкәсендә бик күпне күрергә тырышты: Чиләбе прокат заводын, "Метран" - мында “Электронный Татарстан”ның системасының презентациясы үтте. Киңәшмәдә М.Юревич һәм Рөстәм Минниханов бергә эшләргә, тәҗрибәләр алышырга, төрле яклап хезмәттәшлектурында сөйләштеләр.
Бизнес һәм мәдәният ягынан бер беренә ярдәм итәргә, булышырга. Чиләбе татарлары турында да сүз барды. Көньяк Уралда 200 мең татар яши. Рөстәм Минниханов: "Мин, Татарстан президенты буларак белергә тиеш аларның тормышың эшләрен нинди шартларда яшиләр, ничек безнең гөреф гадәтләрен, мәдәниятебезне саклыйлар". Чиләбе өлкәсенең татарлар конгресының активында без мәсьәләләр Президент каршында каралды шушы көндә Чиләбенең. Опера һәм балет театрында зур концерт булды - Татарстанның иң танылган артистлары килгәннәр иде. Бирегә Чиләбе өлкәсеннән - шәһәрләрдән һәм районнардан татарлар чакырлыган иде. Бик талантлы татар артистларның чыгышы Көнъяк Урал халкына бәйрәм һәм бүләк булды, ачтылар кичәне Баш Мөфти Урал регионының Чиләбе һәм Курган өлкәсенең Ринат хәзрәт Раев һәм Татар Конгрессының рәйесенең урынбасары Ирек Нагим улы Сабиров.
Шулай ук сәхнәдән тамашаларны кайнар котладылар Чиләбе өлкәсе Губернаторы Юревич Михаил һәм Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов. "Рәхим итегез безнең Урал җиренә" диеп башлады котлауын Михаил Юревич Татарстаннан килгән кунакларга. Якшы кабул иткән өчен Рөстәм Минниханов рәхмәтен белдерде, һәм "җан исәбе алганда" әйтергә "без татарлар" диеп. Безне аермасыннар, без үзебезнең тарихыбыз мәдәниәтебезне һәм талантыбызны сакларга тиешбез. Тантаналы хәлдә Татарстан Президенты Чиләбе өлкәсендә эшләгән татар мәдәниятендә һәм мәгариф эшчеләренә Татарстан Республикасы исеменнән почетлы грамоталар тапшырды. Рәхмәт хаты Урал регионының Баш мөфтие, диния нәзарате җитәкчесе Чиләбе һәм Курган өлкәләренең Ринат хәзрәт Раевка тапшырылды. Очрашуларның азагында Татарстан республикасы һәм Көньяк Урал арасында фән, техника, мәдәният турында килешү, ярдәмләшү, бергәләп хөзмәт итү турында кул куелды. Бу килешү үзенең эченә бик күп максат куя. "Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан-Россия Федерациясының - алдынгы субъектлары - диде Рөстәм Минниханов. Бу документ тагы да яңа этәргеч бирергә тиеш безнең яхшы мөнәсәбәттә. Татарстан Президентының безгә килеү киләчәктә безнең татарларын үзләренең тарихи җирләренә тартып торыр. Ә инде бу үзара файдалы ярдәмләшү ике регион арасында-милли элемтәбезне дә ныгытыр.
